27 октябрьдә эш визиты белән Баулы районына ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов килде. Ул Исәргәп һәм Уба авылларында урнашкан мәдәният йортларында булды.
Ленар Хәкимҗанов башта Исергәп авылында мәдәният йортында булды. Бу мәдәни объектта быелның февраленнән капиталь ремонт үткәрелә. Әлегә бу бина файдалануга әзер түгел, монда планлаштырылган эшләрнең 80%ка якыны башкарылган: тәрәзәләр алыштырылган, инженерлык челтәрләре һәм керү урыннары ремонтланган.
Әлеге мәдәният йорты тулысынча үзгәрәчәк. Бинаның икенче катында авыл советы урнашачак. Эшләрне бу елның 15 декабренә төгәлләргә уйлыйлар.
Убада исә яңа мәдәни объект төзергә планлаштыралар.