Баулы районында Бөтенроссия халык санын алуга барлык әзерлек эшләре төгәлләнде

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Эшне башкарачак 10 контролер, 62 исәпкә алучы, район дәрәҗәсендәге 1 инструктор сайлап алынган. Барлыгы исәпкә алуга республикада  8,5 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәк. Моннан тыш, персоналны оператив алыштыру өчен 15% резерв каралган, бу - 1,3 меңнән артык кеше.

Исәпкә алу һәм стационар участоклар өчен биналар сайланган. Исәпкә алучылар планшетлы компьютерлар кулланып сораштыру уздырачак. Иәпкә алу кәгазьләре аерым очракларда гына кулланылачак (мәсәлән, планшет компьютер сафтан чыккан очракта).

Исәпкә алучының үзе белән таныклыгы, паспорты, планшетлы зәңгәр сумкасы, ВПН символикасы төшерелгән жилет һәм шарфы, фонаре булачак. Барлык контролерлар һәм исәп алучылар бәхетсезлек очракларыннан бушлай иминиятләштерелгән.

Исәпкә алу даими яшәү адресы буенча уздырыла.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр үтәчәкуздырыла:
- 15 октябрьдән алып 8 ноябрьгә кадәр 2021 "Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында "Халык санын алуда катнашу" хезмәтеннән файдаланып булачак (стандарт яки расланган хисап язмасы булган барлык кешеләр өчен).

Исәпкә алу кәгазьләрен мобиль кушымта ярдәмендә мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге тудырыла.

Шулай ук халык санын алу тәмамлангач, йорт хуҗалыгына QR-код белән расланулы цифрлы код формалаштырылачак.

Исәпкә алуны раслау өчен, исәпкә алучыларга әлеге QR-кодны күрсәтергә кирәк булачак.

- 15 октябрьдән алып 14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары эшләячәк, анда үз өендә исәпкә алучы белән очрашырга теләмәгән яки исәпкә алуны Порталда үтеп, шуны расларга теләгән кешеләр киләчәк.

- 18 октябрьдән алып 14 ноябрьгә  кадәр сан алучылар үз участокларының торак биналарын йөреп чыгачак, дәүләт хезмәтләре Порталында халык санын алуны узмаган кешеләрдән мәгълүмат җыячак, шулай ук раслау кодларын караячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International