Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшкуарлар өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

Эшчәнлек турында мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында, 20 октябрьдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарындагы территориаль бүлегендә (Баулы ш., Ленин ур., 27 й.) эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне уза.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында, эшмәкәрләрне 8(85569)5-63-63, 5-63-62 телефоннары буенча алдан язылырга чакыралар (06 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр).

Консультациягә язылган эшкуарларга Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегендә булганда  индивидуаль яклау чараларын кулланырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International