Казанда картинг буенча Татарстан чемпионатының җәйге сезонына йомгак ясалды, анда «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы «Пегас» картинг-клубының яшь пилотлары катнашты.
Эмиль Алаев «Honda GX 270» классында җәйге картинг буенча Татарстан чемпионатында алтын медаль яулады. "Honda 270 JUNIOR" классында көмеш медальне Денис Романов алды.