Салым хәбәрнамәләрен тарату башланды

2021 елның 6 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында физик затларның мөлкәти салымнарын түләүгә, шулай ук физик затларның 2020 елгы керемнәренә салымнарны тарату башланды.

Салым хәбәрнамәләрен тарату 2021 елның сентябреннән октябренә кадәр этаплап башкарыла. Милек иясе булган гражданнар җиргә һәм транспорт чараларына салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә тиеш.

Якын арада республика халкының почта әрҗәләренә салым органнарыннан җыелма салым хәбәрләре килә башлаячак. Ә шәхси кабинет ияләренә электрон рәвештә салым хәбәрләре инде җибәрелгән. Шуңа күрә әлеге сервис кулланучыларына үз шәхси кабинетын тикшерергә кирәк.

Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында салымнарны читтән торып теләсә нинди уңайлы ысул белән түләргә мөмкин:
- «Налоглар ФЛ» мобиль кушымтасы аша;
- "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинетында" Россия Федераль салым хезмәте сайтында;
- "Салымнар һәм пошлиналар түләү" сервисы ярдәмендә Россия Федераль салым хезмәте сайтында.

Үз сорауларыгызга җавапларны «Налоговые уведомления 2021» табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International