Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булган барлык пенсия алучылар алырга тиеш.
Әгәр дә пенсионер, түләү алырга өлгермичә, 31 августтан соң вафат булса, 10 мең сумлык түләү алынмаган сентябрь пенсиясе белән бергә түләнә.
Туганнарына мирасны рәсмиләштерү турында тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/2014957.htm