Бүген «Ватан» паркы территориясендә, «Спорт - начар гадәтләргә альтернатива» акциясе кысаларында, «Көзге кросс» традицион спорт ярышы узды.
Чарада 1 нче мәктәпнең 2-9 сыйныф укучылары, “Юнармия” патриотик иҗтимагый берләшмәсе активистлары катнашты. Спорт чарасын Регина Бекерова алып барды.