"Ватан" яшьләр үзәгендә урнашкан N1035 сайлау участогына иртәдән 100 гә якын сайлаучы килде.
Участок сайлау комиссиясе рәисе Айдар Хәлиуллин әйтүенчә, әлеге участокта 990 сайлаучы исәпләнә. Сайлауларның беренче көнендә, 17 сентябрьдә, 8 дән 10 сәгатькә кадәр 100 баулы тавыш бирде.
"Иртәдән кешеләр актив килде, шулай ук өйдә тавыш бирү башланды. Сайлаучыларыбызның күпчелеге - өлкән яшьтәге кешеләр, шуңа күрә аларга өйдә сайлауларда катнашу уңайлырак һәм куркынычсызрак, - дип хәбәр итте Айдар Хәлиуллин. - Участокта барлык куркынычсызлык чаралары күрелде, сайлаучылар битлекләрдә, тән температурасы үлчәнә, һәркемгә индивидуаль каләм бирелә. Участокта Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дежур тора."
УИК рәисе сүзләренә караганда, бүген беренче булып тавыш биргән ир-ат һәм хатын-кызга бүләкләр - инструментлар җыелмасы һәм сәгать бүләк иткәннәр. Шулай ук бүләкне сайлауларда беренче тапкыр катнашучы 18 яшьлек сайлаучылар ала.
Авторы: Ләйсән Галимова.
Автор фотосы.