Кызылъярлар Дәүләт Думасына өч көнлек сайлауларның беренче көнендә үк бик актив.
Кызылъяр авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан 1038нче сайлау участогы нәкъ иртәнге сәгать 8дә ачылды. Иң беренче булып Эльвина Мәрданшина тавыш бирде.
Сайлау комиссиясе рәисе Ленир Дәүләтшин аңа бүләк тапшырды. Тәүге тапкыр сайлауда катнашкан яшьләргә дә истәлекле бүләкләр бирү каралган. Ә андыйлар Кызылъярда 20.
Участокта барлык саклану чаралары күрелә. Ишек төбендә үк һәр сайлаучының температурасы үлчәнә, шәхси саклану чаралары (битлек, перчатка, ручка) бирелә.
Сайлау участогында күзәтүчеләр, хокук саклау органнары вәкиле кизү тора.
Ленир Дәүләтшин "Баулы-информ" редакциясенә сөйләгәнчә, биредә 982 сайлаучы теркәлгән, 22се исәптән төшерү таныклыгы алган. Алар, нигездә, башка шәһәрләрдә белем алучы студентлар. Сайлаучыларның шактые (яртысы диярлек) өйләрендә тавыш бирергә булган.
Тагын шунысын әйтү урынлы булыр: кызылъярлар сайлауның беренче көнендә, аның беренче сәгатьләрендә үк актив булдылар. Хәтта зур булмаган чират та хасил булды.
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bauly-rayony-avyllarynda-saylau-bashlandy