Меңнән артык баулылы татар телендә диктант язды

2021 елның 10 сентябре, җомга

Бүген, 10 сентябрь көнне, баулылар дөньякүләм белем тикшерү акциясенә кушылып, татар телендә диктант язды. Районыбызда әлеге акциядә меңнән артык кеше катнашты.

Беренче булып, үз белемнәрен район башкарма комитеты хезмәткәрләре тикшереп карады. Аларга район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов та кушылды.

Аннары акция үзәк китапханәдә һәм түбән Баулы китапханәсендә, район мәктәпләрендә һәм аграр колледжда узды.

Кайбер якташларыбыз диктантны өйдән торып язды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International