Баулы мөселманнары Корбан гаете бәйрәмен билгеләп үтәләр

2026 елның 27 мае, чәршәмбе

Бәйрәм хаҗның тәмамлануын – мөселманнарның изге Мәккәгә ел саен хаҗ кылуын символлаштыра. Бу уңайдан шәһәр һәм районның барлык мәчетләрендә вәгазьләр һәм гает намазлары укылды. Төп тантана «Гали» үзәк мәчетендә узды.

Фәнүр хәзрәт Шәмсетдинов бәйрәм вәгазендә Корбан бәйрәме тарихы турында тагын бер кат сөйләп узды.

Хәзрәт билгеләп үткәнчә, изге бәйрәм көннәрендә мөселманнар корбан чалу йоласын үтиләр. Традиция буенча корбан ите өч тигез өлешкә бүленә - берсе гаиләдә кала, икенче өлеше туганнарга, өченчесе мохтаҗ кешеләргә таратыла. 

Изге көн белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлады.

- Барыгызны да Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Иминлек һәм күңел тынычлыгы телим. Бүгенге көндә МХО зонасында хезмәт итүче егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, ә аларның гаиләләренә мин сабырлык телим, - дип әйтте ул.

Мәчеткә җыелучылар, бергәләп бәйрәм намазы укырга дип, тигез сафларга бастылар. Бергәләп намаз укыганнан соң, теләгән кеше «Өмет» һәм «Гали» мәчетләре территорияләрендәге махсус корбан чалу мәйданчыкларында корбан чалуга керештеләр. Корбан сарыкларын шунда ук сатып алырга мөмкин иде.

Бер сарыкның бәясе, авырлыгына карап, 13-15 мең сум тәшкил итә. Быел читтән кертү булмаганлыктан, хайваннарны шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары тәкъдим итә.

Традиция буенча, Корбан бәйрәмен өч көн рухи бердәмлек һәм үзара аңлашу атмосферасында билгеләп үтәләр.

Фото: Булат Минязов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International