Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2021 елның 10 сентябре, җомга

Хәнсевәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Саматов Наил Самат улы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хезмәт ветераны 50 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән.

Тормыш иптәше белән бергә дүрт лаеклы бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар хәзер Наил Саматовичның төп таянычы. Аның шулай ук 5 оныгы, 12 оныкчыгы бар.

Юбилярны тормыш бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.И. Хөснуллина һәм Салих авыл җирлеге башлыгы З.С. Галләметдинов котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International