14 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле гражданнарны кабул итәчәк.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын «Skype» программасы аша бирә алачак.
Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләр (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә тиеш.