Баулының үзәк балалар китапханәсендә толерантлык сәгате узды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

«Экстремизмга - юк!» айлыгы һәм «Марафон Добрых Дел» акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсе «СемьЯ» приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Мир, в котором мы живем» дип исемләнгән толерантлык сәгате үткәрде.

Китапханәчеләр балаларны толерантлык төшенчәсе белән таныштырды. Толерантлы булмау мисалы сыйфатында В. Железниковның «Чучело» китабы буенча видеоролик күрсәтелде. Балалар сыйныфташларының повесть героинясы - алтынчы сыйныф укучысы Ленага карата дөрес булмаган, гаделсез үз-үзләрен тотышларын билгеләп үттеләр.

Аннары акциядә катнашучылар "Дуслык чәчәге" җыйдылар, анда толерант шәхескә хас төп сыйфатлар күрсәтелде.

Авторы: Айгөл Хөсәенова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International