Шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре Горюнов урамында агач кисү һәм аларны культуралаштыру буенча зур эш башкаралар.
Юл читендә үсүче агачлар җәяүлеләр өчен дә куркыныч тудыра.
«Бүгенге көндә әлеге эшкә өч хезмәткәр һәм бер берәмлек техника җәлеп ителде, - диде шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе баш инженеры Марсель Даутов. - Моңа бәйле рәвештә хәрәкәтне вакытлыча ябабыз, шуңа күрә машина йөртүчеләрне алдан ук алар өчен уңайлы маршрут сайлавын сорыйбыз».