Покров-Урыстамак һәм Николашкино авылларында җирле халык өчен Ижаудан «ШУЛДЫР ӜЫТ» эстрада ансамбле чыгыш ясады.
Удмурт-рус эстрадасы концерты ике авылда да тулы залларда үтте. Коллективның Баулы районына беренче тапкыр гына килүе түгел.
Ноябрьдә Баулыда, М.Җәлил исемендәге Мәдәният йортында тагын бер концерт планлаштырыла.