Кече һәм урта бизнес вәкилләрен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бушлай консультациягә чакыралар

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Консультацияне Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары үткәрәчәк.

Эшмәкәрләр өчен чара 14 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм фондында Петербург урамы, 28 адресы буенча узачак.

Консультация вакытында экспертлар күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәү өчен кирәкле документларны әзерләъгщ кагылышлы сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук мөрәҗәгать итүчеләр җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыша алачак.

Росреестр белгечләреннән бушлай консультация алырга теләүчеләр инде хәзердән үк 8(843)255-24-20  кайнар линия телефоны буенча язылырга һәм үз сорауларын MSP@rosreestr.org электрон адресына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International