Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һәм иртән республика территориясендә «һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин», дип искәртә синоптиклар.
Метеорологларның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төньяк-көнбатыш атмосфера агымнары Татарстанга «төньяк киңлекләрдән салкын һава» алып килә.