Баулы районы “Татарча диктант” акциясенә кушылачак

2021 елның 3 сентябре, җомга

10-12 сентябрьдә бөтен дөнья буйлап “Татарча диктант” дип исемләнгән белем бирү акциясе узачак.

Татарстанда һәм Башкортстанда акция 10 сентябрьдә, Россия төбәкләрендә - 11 сентябрьдә, чит илләрдә - 12 сентябрьдә узачак.

"Татарча диктант"та теләге булган һәркем катнаша ала. Мәктәп укучылары өчен акция район мәктәпләрендә узачак, шәһәр халкы ике мәйданчыкта - үзәк китапханәдә (Гоголь ур., 21) һәм шәһәр китапханәсе - 1 нче филиалда (Чапаев ур., 2 а йорт) катнаша алачак. Акция башлану вакыты - 11.00. Акциягә авыл халкы да кушыла ала, анда чара җирле мәктәпләрдә узачак.

Диктантны өйдә дә язарга була. Диктант онлайн режимда, ТНВ-Татарстан яки ТНВ-Планета каналлары аша укылачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International