24 июльдән торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасын кулланып читтән торып тавыш бирү рәвешендә күпфатирлы йортта бина милекчеләренең беренче гомуми җыелышын үткәрү мөмкинлеге туды.
"Милекчеләрнең беренче гомуми җыелышын торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланып читтән торып оештыру" темасына вебинар язмасы ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы порталында, шулай ук ТКХ дәүләт мәгълүмат-телекоммуникация хезмәте каналында урнаштырылган.