Белем бирү программасында бөтен Россиядән аграр югары уку йортларының һәм махсус урта уку йортларының чыгарылыш курс студентлары катнашачак.
Чара 12-16 сентябрьдә Лаеш районында “Звездный” укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак.
Проект материаллары нигезендә яшь белгечләрне авыл территорияләрендә эшчәнлеккә адаптацияләү буенча методик материаллар җыентыгы чыгарылачак.
Катнашучылар бәйге нәтиҗәсендә сайлап алыначак. Моның өчен 5 сентябрьгә кадәр түбәндәге сылтама https://clck.ru/WKjSq буенча кереп, анкета тутырырга кирәк.