Узган уку елы нәтиҗәләре турында Баулы районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Дарина Ганиева чыгыш ясады.
Спикер билгеләп үткәнчә, ел саен уку йортлары педагогик кадрлар җитмәү проблемасы белән очраша. Алдагы еллардагы кебек үк, укытучылар кытлыгы аеруча нык сизелә торган төп предметлар - математика, физика, химия, биология, рус теле һәм әдәбияты, чит тел һәм башлангыч сыйныфлар укытучылары. Быел Баулы укытучылары сафын җиде яшь белгеч тулыландырды. Аларны якынлашып килүче уку елы белән котладылар һәм хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.