Баулы ГХАТ бүлегендә 100 нче бала теркәлде. Ул Ренат һәм Оксана Масгутовлар гаиләсендә көтеп алынган ир бала булды.
Бәхетле әти-әни яңа туган балага Эмиль дигән матур исем бирделәр. Эмиль гаиләдә икенче бала булып туды, аның апасы Алиса бар.
Бәхетле ата-ананы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ихлас котлап туу турында таныклык, бүләк һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткасы тапшырды.