Хәзерге вакытка Баулы районында коронавирустан 2 531 кеше прививка ясаткан, бу планның 15,6%ын тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, инфекциягә коллектив иммунитет алу өчен халыкның кимендә 60%ын - 16 273 кешене прививкаларга кирәк.
Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев сүзләренчә, бүген авыл халкы шәһәр белән чагыштырганда вакцинациядә активрак. Авылларда 1080 баулылы (планның 17,5%ы), ә Баулы шәһәрендә - 1451 кеше (гомуми планның 14%ы) прививка ясаткан.
Шушы көннәрдә районга 3205 доза «Спутник В» вакцинасының яңа партиясе килде, шул исәптән «ЭпиВакКорон» вакцинасының 60 дозасы.