Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 20 сабый теркәлде

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 20 сабый теркәлде: 13-малай һәм 7 кыз. Шуларның 4 гаиләдә беренче бала, 8 – икенче, 4 - өченче, 2-дүртенче, 2-бишенче бала булып туган.

Бәхетле әти-әниләр балаларына Артур, Әхмәд, Данил, Даниэль, Дмитрий, Ибраһим, Иван, Максим, Матвей, Рамазан, Руслан, Тимофей, Азалия, Алина, Әминә,Диана, Ева, Ралина дигән матур исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 17 яшь, иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага 41яшь һәм иң өлкән әтигә 45 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 9 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 20, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә 54 һәм кәләшкә – 43 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International