Баулылар экотуристлар өчен глэмпинглар булдыру буенча республика белем алу программасында катнаша

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Кичә Казанда Татарстанда экотуризмны һәм ял объектларын үстерү буенча «Глэмпинг-бизнес» белем бирү акселерацион программасы старт алды, ул 2021 елның 26 апреленнән 8 июненә кадәр узачак.

Программа эшкуарларга табигый территорияләрдә глэмпинглар эшләтеп җибәрү һәм идарә итү өчен кирәкле күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк. 

Белем бирү программасында «Радуга» ял һәм туризм үзәге» ҖЧҖ директоры Зөлфия Латипова, «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге яшьләре белән эшләү буенча белгечләр Марта Лендяева һәм Тимур Латыйпов, шулай ук 2 нче мәктәп укучысы Риваз Нуриев катнаша.

Алда баулыларны юридик аспектлар буенча кейсларны тикшерү, глэмпинглар, бизнес-проектлау, төзелеш, идарә итү һәм инвестицияләр җәлеп итү белән 5 модульдән белем бирү онлайн-курсы көтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International