Урында сатып алучылар белән кулланучылар хокуклары турында әңгәмә үткәрелде.
15 март - Бөтендөнья кулланучылар көне. 2021 елда бу көннең девизы - "Пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш". Ул халыкара кулланучылар оешмасы тарафыннан игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, бүген Баулы кибетләренең берсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгече, район башкарма комитеты вәкиле белән берлектә, сатып алучыларга аларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча киңәшләр бирделәр.
Чара барышында оештыручылар сатып алучыларга кулланучылар хокуклары турында сөйләде, сыйфатсыз товарны сатып алганда нишләргә, сатучыга карата дәгъваларны ничек бирергә икәнлеге турында аңлатма бирде.