Баулы ветеранын юбилей белән котладылар

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен хезмәт ветераны Хәйретдинова Рабига Фәтхулловна билгеләп үтә. 

Рәбига апаның эш стажы 48 елдан артык. Пенсиягә чыгар алдыннан соңгы елларда ул Төньякта эшләгән.

Ире белән бергә ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген ветеран аларның мәхәббәтен һәм кайгыртуын тоеп, өч оныгына сөенеп яши.

Юбилярны матур дата белән Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International