11 мартта бизнес вәкилләре өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча вебинар узачак

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

11 мартта 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен икенче вебинар үткәрәчәк.

Аны үткәрү вакытында түбәндәге төп темалар яктыртылачак:

- Бина яки күпфатирлы йорт төзелеп беткәч, йорт салучыга торак булмаган биналарга милек хокукын дәүләт теркәвенә алу өчен нинди документлар әзерләргә кирәк.

- Объектны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт бирү таләп ителми торган яңа төзелгән күчемсез милек объектларына милек хокукын теркәү үзенчәлекләре нәрсәдә һ.б.

Вебинарда теркәлү өчен сылтама ссылке.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International