16 мартта баулылар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сораулар бирә ала

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Шулай ук уртак кабул итүдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булачак.

16 мартта 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында гражданнарны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле кабул итәчәк.

Баулы районында яшәүчеләр үз сорауларын Skype программасы аша бирә ала. Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүче гражданнарга алдан ук 8(843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International