Район җитәкчеләре белән очрашуда янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Илдар Галиев язгы ташуга каршы чараларны вакытында үткәрүгә игътибарны юнәлтте.
"Әлеге вакытта район территориясендә кар бик күп җыелды, моннан тыш, елгалар һәм сулыкларда боз катламы зур. Кискен җылытса һәм кар яки яңгыр рәвешендә явым-төшем булса, су кискен күтәрелергә мөмкин, ә бу су басуга китерәчәк", - диде ул.
Шулай ук ул язгы ташу чорында халыкка хәбәр итү, йөзү чараларын әзерләү зарурлыгы турында искәртте.
Район башлыгы Рамил Гатиятуллин, ташу очрагында елгаларны нефть калдыклары белән пычратмас өчен, барлык нефть объектларын тагын бер кат тикшерергә кушты. Шулай ук авыл хуҗалыгы оешмаларының территорияләрен тикшерү һәм тирес чыгаруны җайга салу йөкләнде.