Аппарат киңәшмәсендә Баулы районында вируслы авырулар буенча статистика хәбәр ителде

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бүген чираттагы аппарат киңәшмәсендә Баулы районында вируслы авырулар буенча статистика хәбәр ителде.

Санитар-эпидемиологик хәл турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева чыгыш ясады.

5нче мартка булган мәгълүматларга караганда, Баулы районында пандемия чорында COVID-19 йоктыруның 53 очрагы теркәлгән. Гыйнвар аенда үпкә ялкынсынуы белән 15 кеше авырган, шулардан вируслы этиология белән - 14. Февральдә - 67 очрак, вируслы этиология белән - 54. Агымдагы елның 1 мартыннан 5 мартына кадәр үпкә ялкынсынуының 40 очрагы ачыкланган. Авыручылар барысы да - олылар.

Алатырева шулай ук ОРВИ белән авыру очраклары турында да сөйләде. Әйтик, агымдагы елның гыйнвар аенда 280 очрак теркәлгән, февральдә - 296 очрак, мартта - 93.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International