Имтихан үткәрү пунктлары республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә эшләячәк.
Республикада БДИ тапшыруның төп чорында имтихан уздыру өчен 83 пункт ачылачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Имтихан үткәрү пунктлары ТРның барлык районнарында да эшләячәк. Министр хәбәр иткәнчә, иҗтимагый күзәтүләрне югары уку йортлары студентлары үткәрәчәк - һәр пунктта һәм һәр имтиханда икешәр кеше. Моннан тыш, аудиторияне махсус порталда (smotriege.ru) төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге онлайн-күзәтүчеләр караячак.