"РАЛЛИ Бавлы" яңадан безнең шәһәрдә

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Интерактив уенда катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

“Баулы-информ” редакциясе Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе һәм “БДД” ДБУ белән берлектә  Баулы районында “РАЛЛИ Баулы - 3” интерактив уенын үткәрү турында игълан итә.

Уен үткәрү вакыты һәм урыны: 2021 елның 1 апреле, 17.00 сәгатьтә, Баулы шәһәре
Гаризалар бирү вакыты: 2021 елның 30 мартына кадәр.

20 яше тулган һәм автомобиле булган әлеге уенда катнашырга чакыралар. Мәҗбүри шарт - йөртүче-уенчыга биремнәрне үтәүне теркәргә ярдәм итәчәк мобиль телефонлы ярдәмче (штурман) булу.

Уен нигезләмәсе белән http://bavly-tat.ru сайтында танышырга мөмкин.

Заявкалар slava_trudu@bk.ru электрон почтасы аша яисә WhatsApp 8927041571 кабул ителә, шулай ук "Баулы-информ" ВК төркемендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International