Халыкара хатын-кызлар көне безгә ирешелгән уңышлар турында уйларга, аналар, әбиләр, тулаем алганда хатын-кызлар турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Алар илебез, Татарстан Республикасы, туган як, шәһәр, бистә үсешенә үз өлешләрен керттеләр, тормышта һәм хезмәтебездә билгеле бер уңышларга ирештеләр.
Акциядә һәр гражданин катнаша ала. Акция 2021 елның 3 мартыннан 8 мартына кадәр уздырыла.
Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:
- 3 марттан 8 мартка кадәр үз әниеңнең, әбикңнең, бистәдә, шәһәрдә, районда, Татарстан Республикасында танылган һәм аз билгеле булган хатын-кызның рәсемен, видеосын урнаштырырга һәм «Мин - горурланам», «Сез - безнең горурлыгыбыз» дигән темага пост язарга, анда басманың герое турында сөйләргә кирәк.
Instagram һәм ВКонтактедагы материалларга #УПРвРТ8марта хештегын куярга кирәк.
ПОЛОЖЕНИЕ о проведении Республиканской акции «Вы – наша гордость!»