Баулы районында яңа ФАП төзеләчәк

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2021 елда Татар Томбарлы авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла.

Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов “Баулы-информ”га сөйләгәнчә, хәзерге вакытта ФАП Яшьләр урамындагы аерым кирпеч бинада урнашкан. Элек анда балалар бакчасы булган, соңрак бу бина фельдшер-акушерлык пункты итеп үзгәртелгән.

“Әлеге ФАП бинасы иске инде, әмма торышы канәгатьләнерлек, – ди җирлек башлыгы. – Анда фельдшер Динара Арсланова эшли”.

Динара Арсланова сүзләренә караганда, бүгенге көндә ФАП Татар Томбарлысы авылында яшәүчеләргә – барлыгы 555 кешегә – хезмәт күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International