Республиканың 11 районында булачак парклар өчен территорияләр сайладылар

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларын сайлау буенча тавыш бирү тәмамланды.

Быел конкурста 10 шәһәр һәм 1 авыл: Әгерҗе, Алабуга, Арча, Баулы, Зәй, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Болгар, Чистай һәм Биләр катнаша. Тавыш бирү ике атна ТР Дәүләт хезмәтләре сайтында һәм һәр муниципаль берәмлекнең рәсми сайтларында барды.

Халык тарафыннан хупланган концепцияне, карау өчен, Татарстан Республикасының ведомствоара комиссиясенә җибәрәчәкләр, ә килештерүдән соң конкурс гаризасы Россиянең Төзелеш министрлыгына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International