Баулыда татарча иң матур сөйләшкән, бар яктан да булган малайны сайладылар. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе мәгариф бүлеге белән берлектә “Татар малае-2021” район онлайн бәйгесен үткәрде.
Бәйгедә башлангыч сыйныфларда укучы 13 малай катнашты. Укытучылары, әти-әниләре белән бергәләп, алар дүрт биремне үтәделәр: үзләре белән таныштыруны, иҗади номерны, әкият герое булып чыгыш ясауны видеога яздырып җибәрделәр, танылган якташыбыз турында эссе тапшырдылар. Жюри бүген аларның эшләренә бәя бирде.
Нәтиҗәдә, 2021 елның “Татар малае” исеменә Яңа Чүте мәктәбеннән Илгизәр Таҗетдинов лаек булды (видеода).
Икенче урын 5нче мәктәп Илсаф Абдуллинга бирелде.
Өченче урыны Кызылъяр мәктәбеннән Эмиль Габидуллин һәм Ильяс Нуруллин бүлеште.
«Иң кыю малай» дип Айзат Газыймов (7нче мәктәп) табылды.
“Иң тапкыр малай” –Илфат Нуретдинов (Кандыз мәктәбе)
“Иң иҗади малай” - Ильдан Вахитов (6нчы мәктәп)
“Милли җанлы малай” – Ибраһим Әсәдуллин (Гимназия)
“Иң тырыш малай” – Рамазан Кашапов (Шалты)
“Иң оста җырлаучы малай” - Артур Рәшитов (2нче мәктәп)
“Иң уңган малай” – Самир Рамазанов (3нче мәктәп)
“Иң сөйкемле малай” – Рамазан Мәҗитов (7нче мәктәп)
“Иң шаян малай” – Ильяс Шәфигуллин (1нче мәктәп).
Оештыручылар истәлекле бүләкләр алуда ярдәм күрсәткән Баулы эшмәкәре Зарипов Робер Ринат улына олы рәхмәтләрен белдерәләр.