Баулы районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

26 февральдә Баулы районында Террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды, анда 32 кеше катнашты. Утырыш Рамил Гатиятуллин рәислегендә узды.

Очрашу барышында комиссия әгъзалары терроризмны профилактикалауның муниципаль программасын тормышка ашыру, объектларның куркынычсызлык паспортларын актуальләштерү эшен оештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә профилактик эшне камилләштерү чаралары һәм башкалар кебек мәсьәләләрне карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International