Татарстан Республикасы территориясендә "РТПЦ Татарстан Республикасы" Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 21 феврале-15 марты аралыгында 12:02 сәгатьтән 13:05 сәгатькә кадәр, кояш интерференциясенә бәйле рәвештә, эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең вакытлыча начараюы мөмкин.
ЦЭТВ кулланучыларының күбесе үзгәреш сизмәячәк. Кайбер очракларда, сурәтнең вакыт-вакыт туктап торуы мөмкин.