Бүген, 28 февраль көнне, тыл хезмәтчәне Вәсилә Искәндәрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ире белән бергә Вәсилә апа өч кыз тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Ул бүген якыннарының игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яши.
Юбилярны котлап, аңа РФ Президентының котлау открыткасын Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды.