Баулыларны ярминкәгә чакыралар

2021 елның 19 феврале, җомга

Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 21 февральдә Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.

Ярминкәдә Баулы районы авыллары һәм күрше өлкәләр торак пунктларның хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итә. Башлану вакыты - иртәнге 7.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International