Баулыларның үз нәселләре турында бөтен республикага җиткерү мөмкинлеге бар

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләр республика конкурсы игълан ителде.

Конкурста биш яшь төркеме буенча теләгән һәркем катнаша ала:

1 төркем: 1-4нче сыйныф укучылары;

2 төркем: 5-8нче сыйныф укучылары;

3 төркем: 9-11нче сыйныф укучылары;

4 төркем: 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары укучылары;

5 төркем: 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.

14 яшьтән яшьрәк катнашучының конкурста катнашуга заявкасына әти-әниләрнең берсе имза сала.

15 февральдән 2 апрельгә кадәр Баулы районында "Минем шәҗәрәм" республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелә.

Конкурста катнашу мәсьәләләре буенча 8 (85569) 6-07-31 телефоны буенча (ТР Баулы МР башкарма комитетының архив бүлеге) мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International