Баулыда «СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЫК-2021» фестиваленең зона этабы узачак

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

26 - 28 февральдә М.Җәлил исемендәге район Мәдәният йортында Татарстанның көньяк-көнчыгышы иҗади яшьләре “Созвездие - Йолдызлык 2021” эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең финалына чыгу хокукы өчен көрәшәчәкләр.

Өч көн дәвамында М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының концертлар залында Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы һәм Баулы районнары сәләтле яшьләре ярышачак. 
 
Конкурста катнашучылар үзләренең талантларын түбәндәге номинацияләрдә күрсәтә: «Вокал-соло», «Вокал - ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип». 
 
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналын 17-21 апрельдә УНИКС КФУ КСКда үткәрү планлаштырыла. Гала-концерт 22 апрельдә узачак. Фестиваль Гран-при ияләренең исемнәре билгеле булган йомгаклау гала-концерты 29 апрельдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак - дип хәбәр итә "Созвездие-Йолдызлык" фестиваль матбугат хезмәте. 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International