“Ватан” яшьләр клубында “Феерия дусларын җыя” дип исемләнгән бию фестивале булды.
Чараны оештыручы Евгения Беляева сүзләренчә, балалар өчен мондый бию бәйрәмен өченче ел рәттән Серафим Саровский чиркәве настоятеле Владислав Паняев белән берлектә үткәрәләр.
Фестивальдә ел саен мәктәп, балалар бакчалары коллективлары катнаша. Быел 22 коллектив үз көчен сынап караган - төрле яшьтәге 250 бала.