19 февральдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итәчәк.
Шулай ук, Баулы районында яшәүчеләрнең үз сорауларын ТР да Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә "Skype" программасы аша бирү мөмкинлеге булачак.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан 8(843)236 41 80 телефоны буенча язылырга һәм билгеләнгән вакытка җәмәгать ярдәмчесенең халыкны кабул итү бүлмәсенә яки ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.