Рамил Гатиятуллин: көчле салкыннар вакытында янгын куркынычсызлыгын аеруча контрольдә тотарга кирәк

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Көчле салкыннар вакытында халык еш кына йортларда һәм фатирларда җылыту җиһазларын куллана.

16 февральдә предприятие җитәкчеләре белән атналык очрашуда Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин МЧС хезмәткәрләренең игътибарын алдагы салкын көннәргә юнәлтте. Районда -30 градуска кадәр салкын булуы көтелә. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр мондый һава торышында еш кына торак биналарда җылыту приборларын кулланалар, бу кайчакта янгыннарга китерә.

Гатиятуллин шулай ук  шәһәрдә һәм җирлекләрдә су гидрантларына илтә торган юлларны чистарту мәсьәләсен тикшерергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International