Баулыларны вебинарда катнашырга чакыралар

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы» АҖ кече бизнес субъектларының «Инвестиционные ниши» РМЦ ресурсында урнаштырылган мәгълүматлардан файдалану мәсьәләсе буенча вебинар уздыруны планлаштыра.

Республика маркетинг үзәге (РМЦ)  кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен региональ, Россия һәм халыкара базарларда сатуны стимуллаштыру, Татарстан Республикасында товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудыру максатында эшли.

«Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы» АҖ кече бизнес субъектлары өчен уздырачак  вебинарда Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Геллер Яков Вениаминович катнашачак.

Вебинарга шәхси компьютерлардан һәм мобиль җайланмалардан тоташырга мөмкин.

Вебинарны үткәрү датасы: 2021 елның 18 февралендә 18 сәгатьтә (МСК). Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://events.webinar.ru/agzrt/geller1. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International