Бүген, 8 февральдә, Хәнсевәр авылында яшәүче Мәрьям Нуретдин кызы Мөрсәлимова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мәрьям апа ире белән бергә алты бала тәрбияләп үстергән, 14 оныгы, 20 оныкчыгы бар. Бүген ул кече кызы Гөлүзә гаиләсендә, туганнарының һәм якыннарының мәхәббәтен тоеп яши.
Юбилярны котлап, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов РФ Президентының котлау открыткасын тапшырдылар.