Балалар өчен түләү алуга гаризаны 31 мартка кадәр бирергә кирәк

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, гаиләләдә бала туу ЗАГС органнарында 2021 елның 31 мартына кадәр теркәлгән булса, ул гаиләләргә 5 мең сум күләмендә түләү алуга гариза бирергә кирәк.

Моны Дәүләт хезмәтләре порталында яки Пенсия фондының клиент хезмәтендә шәхси кабинетта эшләргә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, президент указы нигезендә бер тапкыр бирелә торган түләү 7 яшькә кадәрге ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә бирелә, һәм гаиләдәге һәр балага 5 мең сум тәшкил итә. 2020 елда 3 яшькә кадәрге балаларга айлык түләү яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр алган барлык гаиләләргә Пенсия фонды декабрьдә өстәмә түләүне автомат рәвештә бирде. Республикада барлыгы 400 248 татарстанлы балага түләүләр алды.

Әмма гаиләдә бала 2020 елның 1 июленнән соң туган булса яки ата-аналар  ел дәвамында биргән  түләүләрнең берсен дә алмаган очракта, мөстәкыйль рәвештә гариза бирергә кирәк. Моны 2021 елның 31 мартына кадәр эшләргә мөмкин (шул исәптән указ чыкканнан соң, ягъни 2020 елның 18 декабреннән соң туган балалар өчен дә).

Моның өчен ата-аналарга гаризада һәр баланың туу турындагы таныклыгын һәм акчалар күчереләчәк банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк.  Гариза рус телендә ата-ана, баланың рәсми вәкиле яисә опекуны белән тутырыла.

ТР буенча РПФ бүлегенең контакт-үзәге 8 800 600 0 357

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International